Казанда һәм Чаллыда “Мобиль адвокат” акциясе башланды

Казанда һәм Чаллыда “Мобиль адвокат” акциясе башланды

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанда, Чаллыда һәм берүк вакытта Идел буеның дүрт шәһәре – Чабаксар, Самара, Ульян һәм Ижауда “Мобиль адвокат” марафоны башлана. Ике атна дәвамында әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләр, хокук саклау органнары тарафыннан законсыз тоткарланган очракта, адвокатка шалтырата ала. Адвокат шунда ук зыян күрүче янына ашыгачак.

Марафон программасы “АГОРА” хокук саклау оешмаларының төбәкара ассоциациясе тарафыннан эшләнгән. Казан һәм Чаллыда марафонны Казанның Хокук яклау үзәге белән ТР Эчке эшләр министрлыгы үткәрә. Июнь азагына кадәр хокук яклаучылар тәкъдим иткән адвокат тәүлек буе хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законсыз гамәлләреннән зыян күргән яки шундый очраклар шаһиты булган шәһәрлеләрдән шалтыратулар кабул итәчәк. Алынган хәбәр урында расланган очракта, адвокат зыян күрүчегә хокукый ярдәм күрсәтүгә кирәкле барлык документларны рәсмиләштерәчәк. Кеше хокукын бозу турындагы мәгълүматны тикшерү өчен адвокат белән бергә ТР ЭЭМ Үзәк аппараты хезмәткәре дә киләчәк.

“Адвокат яңа булган тоткарлау очрагында гына зыян күрүчегә ярдәмгә килә. Адвокат зыян күрүченең исемен, фамилиясен, тоткарлау вакытын, эчке эшләр бүлекчәсен һәм идарәсен ачыкларга тиеш. Бу вакыйга урынына тизрәк барып җитеп, ярдәм күрсәтү өчен кирәк”, - дип аңлатты Казан Хокук яклау үзәгенең җәмәгать тикшерүләре бүлеге башлыгы Игорь Шолохов аңлатты. Аның сүзләренчә, адвокатка күңелсез хәлгә юлыккан кешенең дуслары, танышлары шалтыратса, аларга адвокат белән бергә район эчке эшләр идарәсенә килергә кирәк. Адвокат аноним мөрәҗәгатьләргә җавап бирмәячәк.

15-30 июньдә “Мобиль адвокат” марафонын үткәрү кысаларында Казан халкы тәүлек буе 240-70-74 телефонына шалтырата ала. Чаллылылар өчен телефон: +7917 252-85-82.