Фоат ӘБҮБӘКЕРОВ: “Рәис Сафиуллин – зур шәхес, тырыш оештыручы, профессиональ музыкант һәм киң күңелле кеше иде”

Фоат ӘБҮБӘКЕРОВ: “Рәис Сафиуллин – зур шәхес, тырыш оештыручы, профессиональ музыкант һәм киң күңелле кеше иде”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Әдәбият һәм сәнгать елы кысаларында халкыбызның рухи байлыгын саклау, аны дөньяга танытуга зур көч куйган иҗади шәхесләр турында истәлекләр туплауны дәвам иттерә. 40 елга якын Камал театрында концертмейстер, берүк вакытта Дәрвишләр бистәсендәге Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараендагы халык ансамбленең җитәкчесе булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Сафиуллин иҗаты да шундый игътибарга лаек. “Кеше китә, җыры кала” диләр. Исән булса, 2006 нчы елның көзендә киң җәмәгатьчелек аның 80 яшьлеген билгеләп узган булыр иде. Ләкин нишләмәк кирәк, әлеге мәшһүр шәхес инде бакый дөньяга күчте. Бүгенге көндә Рәис Сафиуллинның шәкертләре, аның турындагы истәлекләрне барлап-туплап йөрүләре. “Татар-информ” агентлыгында уздырылган искә алу чарасында да алар бик кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар. Очрашуга Камал театрының музыка бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Фоат Әбүбәкеров, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, концертмейстер, Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов, халкыбызның сандугачы – Татарстанның атказанган артисты Флюра Сөләйманова, Рәис Сафиуллинның шәкертләре һәм аның истәлеген мәңгеләштерүдә башлап йөрүче Дания Дәминова, ансамбльдә 33 елдан артык солист Разыя Ибәтуллина, бүгенге көндә Дәрвишләр бистәсендәге “Гөлләр” ансамбленең җитәкчесе Альберт Шакиров килгән иде.

Гомере буе кулына баянын тотып, сәхнәләрне иңләгән талантлы музыкант хакында үз чоры сәнгатьпәрвәрләре аңа хас сыйфатларны ачып бирә, әлбәттә. Әмма күпләр, бигрәк тә яшь буын Рәис Сафиуллин хакында бик аз белә. Дания ханым, Сез музыкант турында шундый истәлекләр туплауга алынып, бик изге эшне башлагансыз. Гомумән, Рәис Сафиуллин иҗатын шулай яктыртуга нәрсә этәрде?
Д.Д.:
Рәис абый мине сәхнәгә алып менеп, миңа иҗат канатлары бирүче иң хөрмәтле кешем. Мәгълүм булганча, ул гомере буе Дәрвишләр бистәсендәге Мәдәният сараенда халык иҗат коллективларының оештыручысы, сәнгать җитәкчесе булды. Мин дә аның коллективына 1968 нче елны килдем һәм шул еллардан башлап Рәис абыйга һәрвакыт ярдәм итеп, аның «уң кулы» булдым. Ул минем тавышыма вокал куеп, җырның һәр авазын тоярга, чыгыш ясаганда бар дөньяң белән музыкага бирелеп сәхнә белән бергә яшәргә өйрәтте. Һәм чынлап та Рәис Сафиуллин миннән җырчы ясады һәм бүгенге көнгә кадәр ул нигез салган коллективта җырлыйм. Кайларда гына булмады безнең коллектив. «Татарстан» радиосы фондында һәм телевидениедә күп язмаларыбыз саклана. Халык иҗаты буенча Бөтенсоюз һәм Халыкара конкурс-фестивальләрдә лауреат-дипломантлар булуыбыз – барысы да Рәис аганың тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Рәис Сафиуллин бик ярдәмчел кеше иде. Әти-әнием авырган вакытта да иң беренче ярдәм кулы сузган кеше ул булды. Казанның иң тәҗрибәле табибларына күрсәтте ул минем әти-әниләремне. Белмәгән кешесе юк иде аның, чөнки танылган баянчыны нинди генә аудиториягә чакырмыйлар. Хөрмәтем бик зур Рәис абыйга, шуңа да аның хакында истәлекләрне тупларга алындым, аның иҗатына игътибарны юнәлтү максатыннан, ике CD тан торган музыкаль альбом чыгардык. Без аның белән якташлар, Кама Тамагының Бәрлегуҗа авылыннан. Менә узган елны аның каберенә истәлек ташы куйдырдым, кулъязма формасында калган җырларының ноталарын табып, аны яздырдым. Әле киләчәктә аның хакындагы истәлекләрне тагын да күбрәк итеп туплап бер китап та чыгарырга исәбем.

Рәис Сафиуллин бер сезгә генә түгел, әле тагын бик күпләргә иҗат канатлары куйган, олы сәхнәгә хәер-фатиха биргән кеше. Шуларның берсе, Татарстанның халык артисты Зөхрә Сәхәбиева. Ул да Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда эшләп килүче түгәрәккә йөри. «Анда безнең җитәкчебез, Камал театрының концертмейстеры Рәис Сафиуллин иде. Талантлы педагог булган икән ул, безгә олы сәхнәгә юл ачты, илһамландырды, рухи көч бирде. «Зөхрә, син җырларга тиеш, синдә моң бар» дия торган иде ул. Аның шушы сүзләре мине консерваториягә керергә этәрде». Халкыбызның яраткан җырчысы Рәис Сафиуллин турында әнә шундый истәлекләре белән уртаклаша.
Разыя ханым, сез дә 33 ел буе аның җитәкчелегендәге сәнгать коллективында җырлагансыгыз. Төп эшегез җырлау да түгел бит, ә шулай да сәхнәдән аерылмагансыгыз.
Р.И.:
Минем дә шулай үзешчән сәнгать коллективында гомерем буе катнашуымда Рәис Сафиуллинның йогынтысы зур.

Мин кечкенәдән мәшһүр музыкантыбыз Рәис абыйның уйнауларын яратып, тыңлап үстем. Аның уйнавын, уйный башлау белән үк әллә каян таный идем. Рәис Сафиуллинның татар халык көйләрен үзенә генә хас булган моң, хис, дәрт белән башкаруын башкалар белән берничек тә бутап булмый.

Рәис ага гомере буе ару-талуны белмәде, бөтен барлыгын сәхнәгә бирде. Сокланмый да мөмкин түгел, безнең кебек әле җырлау осталыгын белмәгәннәргә тиешенчә җырларга, кулларына гармонь да тотып карамаганнарны уйнарга өйрәтте ул.

Атнаның җиде көнендә дә, хәтта көненә икешәр тапкыр – иртәсен-кичен мәдәният сараенда дәрес үткәрде. Моннан тыш, бистәдәге 33 нче һөнәр лицеенда 200 кешедән торган хор оештырды. Аны мәктәпләрдә дә көтеп алдылар. Рәис абыйда оештыру сәләте гаять югары иде. Ул безне балалары кебек күрде, бер-беребезне якын күрергә, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга өйрәтте. Рәис абыйны сагынуыбызны шигырь юлларына да салып аңлатырга мөмкин.
Өйрәтте ул безне җырның,
Һәрбер иҗеген куеп
Аның җиткергән моңнары,
Керде йөрәкне уеп.
Сәхнәләргә чыгып бастык,
Бертөрле каушау белән.
Дәртләнеп җырлый башладык,
Ул уйный башлау белән.
Мин мәктәптә укыганда ук Казанга килү һәм Рәис абыйның коллективына барып, җырлау турында хыялландым. Һәм ниһаять, 1972 елның октябрендә Казанга килеп, эшкә урнаштым, ә декабрь аенда исә Рәис абый ансамбленә алындым. Һәм менә 33 ел шушы сәнгать төркемендә җырлыйм мин.

Ансамбль - минем өчен икенче бер тормышым, яшәү рәвешемә әйләнде.Төп эшемнән бушауга мин һәрвакыт ансамбльгә ашкындым. Аның ниндидер сихри тарту көче бар иде. Мин шушы бердәмлекне туплап алып баручы, безне сәнгать серләренә төшендерүче Рәис ага Сафиуллинга гомерем буе рәхмәтле, авыр туфрагы җиңел булсын.

Әле Рәис абый бик озак яшәр кебек иде безгә. Ләкин 2004 елның 23 нче октябрендә ул безнең арабыздан китте. Рәис Сафиуллин турындагы хатирәләрне саклау, безнең һәрберебезнең изге бурычы.

Флюра апа, сез дә гомерегез буе сәхнәдә һәм шул еллар дәвамында нинди генә сәнгать әһелләре белән очрашырга, аралашырга туры килмәгәндер сезгә. Концертлар вакытында баянчыдан да күп нәрсә тора бит. Баянчы буларак Рәис Сафиуллинга гына хас нинди сыйфатларны ача алдыгыз?
Ф.С.: Ничектер миңа аның белән бик сирәк кенә чыгыш ясарга туры килде. Радиода эшләгән вакытта төрле кичәләрдә катнаша идек, аның белән җырлау бик җиңел чыга, ул җырчының һәр сулышын тоеп ала иде. Рәис Сафиуллинның профессиональлеге дәрәҗәле артистларны җырлатуда бик ачык чагыла. Фәридә Кудашевага “Сибелә чәчәк”не уйнаганын тыңласаң гына да аның нинди баянчы булуына инанасың. Галия Гафиатуллина кебек халкыбызның моңлы сандугачларын җырлатулары гына да ни тора. Профессиональ җырчылардан тыш ул гомере буе үзешчәннәргә иҗат ялкыны өстәде, моннан тыш халкыбызның иң дәрәҗәле театрында актерларны җырлатты, спектакльләрнең музыкаль бизәлешен гаять зур осталык белән башкарды.

Һәм чыгышымны йомгаклап, мин монда иң олы рәхмәт сүзләрен Дания Дәминовага җиткерәсем килә. Рәис Сафиуллин турындагы истәлекләрне шулай барлавың, музыкаль альбомнарын чыгаруың – үзе зур бер батырлык. Мондый сәләт күпләргә бирелмәгән, андыйлар күбрәк булсын иде әле.

Быел халкыбыз татар профессиональ театрының 100 еллыгын билгеләп узачак. Бер гасырлык тарихы булган әлеге иҗат мәйданында бик күпләрнең талантлары ачылган һәм милли мәдәниятыбыз өчен андый сәнгать осталары үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Рәис Сафиуллин да шундыйларның берсе. Камал театрының тарихы барланганда , 40 елга якын анда концермейстер булып эшләгән кеше хакында истәлекләр язылмый калмас, әлбәттә.
Ф.Ә.: Мин театрга килгәндә, Рәис Сафиуллин инде танылган баянчы, аны бик нык хөрмәт итәләр иде. Ул минем чын остазым. Консерватория бетереп, опера театрыннан Камал театрына күчкәннән соң 3 еллап чамасы ул мине бик җентекләп күзәтеп йөргән икән һәм дирижербыз Березин театрдан киткәннән соң бу урынга мине тәкъдим итүче дә нәкъ менә Рәис Сафиуллин булды. Музыка бүлеге мөдире булып эшләү бик җаваплы тармак бит, монда белемнән тыш оештыру сәләте дә зур роль уйный. Инде кулыма дирижерлык таягы алып оркестр белән җитәкчелек итә башлаганнан соң да Рәис ага миңа һәрвакыт киңәшләрен биреп торды. Гаҗәп тыйнак, нинди генә катлаулы ситуацияләрдән җиңел чыга ала, бервакытта да кеше белән бәхәскә керми торган сокландыргыч талант иясе иде ул. Без аның белән 20 елга якын бергә эшләдек һәм мин үзем нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәм дә Рәис Сафиуллинга гомерем буе сокландым, аның иҗатына мөкиббән кеше булдым. Театр аның хакындагы истәлекләрне бик кадерләп саклый һәм аның тарихы язылганда Рәис Сафиуллин кебекләрнең хезмәтләре дә яктыртылачак.

Ә.Х.: Берьюлы өч җирдә иҗат эшен шулай югары дәрәҗәдә алып барган Рәис Сафиуллин безнең күпләребезгә үрнәк шәхес. Көндезен театрда репетицияләр, аннан кайтып мәдәният сараенда төрле түгәрәкләр, ансамбльләр һәм кичен кабат театрда спектакльләрдә уйнайлары – үзе генә дә күпме вакытны ала торган хезмәт. “Сүнгән йолдызлар”да сәхнә артында яшь егетләрне җырлата, “Асылъяр”да оркестрда уйный, “Әни килде”дә үзе сәхнәгә чыга. Шундый тырышлыгы белән Рәис абый ”янып” киткәндер дип уйлыйм мин. Мин үзем дә Казанга килгәч, үзешчән коллективка йөрдем, шунда Дәрвишләр бистәсендәге сәнгать коллективы белән очраша идек. Шул кадәр кешене туплавы, аларны сәхнәгә чыгарлык итеп әзерләве генә дә ни тора. Аны коллективында бик нык хөрмәт итәләр, аңа әтиләренә караган кебек караулары әллә каян сизелә иде. 200 ләп кешедән торган хорны, ансамбльне Мәскәүгә кадәр алып барып, анда иң югары дәрәҗәдә чыгыш ясаулары шаккатырлык нәрсә бит.

Рәис Сафиуллин белән еш кына бергә гастрольләргә чыктык. Юлларда төрле хәлләр булгалый . Ике тапкыр автобусыбыз юлдан таеп төшеп ауды. Күз алдыгызга китерегез, шундый хәвеф-хәтәрне, һәркем үз-үзен карый, аллага шөкер имгәнмәдем дип сөенә. Рәис Сафиуллин исә иң беренче чиратта баянын кайгырта, тизрәк аның төзеклеген тикшерә, үзе турында уйлап та карамый иде булса кирәк.

Аның белән бик күп җырларны башкарырга туры килде безгә. Ел саен традиция буенча 9 нчы майда ветераннар өчен концерт бирәбез, шунда бер елны “Өченче көн тоташ кар ява”ны җырларга иде исәп. Рәис Сафиуллин шул җырның ноталары артыннан радиога барган, аны күчереп алган һәм миңа өйрәтте. Җырлап бетерүгә: “Илһамнан ким җырламадың” дип мине тагын да канатландырып җибәрде ул. Һәм бик күпләр аның шундый киң күңелле талант иясе булуы хакыда сагынып сөйлиләр.

Рәис Сафиуллин истәлегенә багышлап чыгарылган музыкаль альбомыгыз белән Дания ханым, сез бик зур батырлык эшләдегез. Безнең театр ветераннарына ул альбом инде бүләк итеп таратылды, гомумән театр коллективы Рәис Сафиуллинның иҗатын югары бәяли.

Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сараенда Рәис Сафиуллин нигез салган коллективлар бүгенге көндә дә иҗат итәләрме, аларга яшьләр киләме?
А.Ш.: Әлбәттә, без Рәис абыйның изге башлангычын дәвам иттерергә омтылабыз, аның хакындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Дөрес, хәзер яшьләр сәнгатькә алай ук тартылмый һәм үзебездә дә Рәис абыйдагы кебек осталык, тарту көче, оештыру сәләте дә җитеп бетмидер, бәлкем.

Үзешчән сәнгать коллективы белән җитәкчелек итү җиңел эш түгел. Анда йөрүчеләрнең һәрберсенең үз эше, гаиләсе бар. Менә шуларның һәркайсысын үзенчә көйләп-җайлап алып барды Рәис абый. Ул кешеләрдә булган иҗади талантны бик тиз тоеп-сизеп ала белә иде. Мәдәният сараена күпме гармунчылар, кубызчылар, җырчылар җыелды ул чорда. Шуларны аерым-аерым тыңлап-өйрәтеп бер йодрыкка туплау – бик сирәк кеше башкара ала торган сәләт. Коллективта аны бер сүздән аңлыйлар һәм ул биргән күнекмәләрне һәрвакыт җиренә җиткереп башкаралар иде. Аның шәкертләренең күбесе бүгенге көндә дә безнең иҗат коллективында җырлыйлар, уйныйлар. Без талантлы музыкантыбыз, остазыбыз алдында һәрвакыт баш иябез.

Баянчыны бигрәк тә баянчы бик тиз аңлыйдыр. Әхмәт әфәнде, хәзер сез Рәис Сафиуллин урынында Камал театрында артистларны җырлатасыз. Шундый коллективта эшләп китү сезнең өчен дә зур дәрәҗә һәм җаваплы хезмәт бит.
Ә.К.: Әйе, бик дөрес әйтәсез, үтә дә җаваплы эш ул театрда концертмейстер булу. Мин дә кечкенәдә үк радио аша Рәис Сафиуллинның чыгышларын бик бирелеп тыңлый идем. Инде музыкаль белем алганнан соң, мин аның башкару осталыгын бар нечкәлекләре белән өйрәнергә омтылдым. Рәис Сафиуллин музыкант буларак, җырның тыңлаучыга һәр авазын тоярга ярдәм итә, үзенә генә хас сихри моңны җиткерә ала иде. Әмма ул бервакытта да көйгә артык борылмалар кертмәде һәм башкаларга да аның белән шөгыльләнмәскә киңәш итте. Рәис абый белән без күршеләр генә булып яшәдек, шуңадамы ул миңа бар башкару осталыкларының серен ачты, һәрвакыт киңәшләрен бирде. Мин аңа чиксез рәхмәтле.

Әңгәмәне журналист Сөләйман Нәҗмиев алып барды