Чаллыда «Алтын йөрәкле кеше» исеменә лаек булучыларның саны елдан-ел арта

Чаллыда «Алтын йөрәкле кеше» исеменә лаек булучыларның саны елдан-ел арта

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев «Алтын йөрәкле кеше» исеменә традицион конкурс үткәрү турындагы карарга кул куйды.

Чаллы шәһәре мэриясенең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, шәһәрдә мондый конкурс инде сигезенче мәртәбә үткәрелә икән. Шушы вакыт эчендә әлеге дәрәҗәле исемгә 49 кеше лаек булган. Алар арасында предприятие җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләр, табиблар, рәссамнар, ятим балаларны тәрбиягә алган игелекле затлар бар. Шунысы куанычлы, шәһәрдә «Алтын йөрәкле кеше» исеменә ия булучыларның саны арта бара.

Әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән аерым кешеләр, барлык милек формасындагы оешма җитәкчеләренең саны да елдан-ел үсә. Димәк, халыкның аз тәэмин ителгән катламына ярдәм кулы сузарга, социаль ярдәм күрсәтү буенча шәһәр программасын гамәлгә ашыруга теләктәшлек итүчеләр тагын да күбәя дигән сүз. Конкурста катнашучыларны теркәү шәһәрнең социаль яклау идарәсендә башкарыла.