Бертуган Климовалар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәскәү фестивале лауреатлары булды

Бертуган Климовалар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәскәү фестивале лауреатлары булды

(Алабуга, 14 июнь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуганың чукрак балалар өчен беренче төрдәге коррекция учреждениесендә тәрбияләнүче игезәк-туганнар Лена һәм Света Климовалар күптән түгел Мәскәүдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелгән иҗат фестивале лауреатлары булды. Шунысын да әйтергә кирәк, алар Татарстаннан бердәнбер вәкилләр иде.

Бертуган Климовалар башкала фестиваленә инвалид балалар иҗатының республика фестивалендә җиңеп юллама алган. Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш агентлыгы тарафыннан оештырылган фестиваль Мәскәүдә “Россия балалары” федераль программасы кысаларында үткәрелде. Анда Россиянең 22 төбәгеннән: Алтай, Коми, Мордовия, Саха-Якутия республикалары, Краснодар, Красноярски крайлары, Тверь өлкәсе, Хатны-Манси автономияле округы вәкилләр катнашкан. Игезәк Климовалар гала-концертта “Айседора” испан биюе һәм “Карга” исемле мимика-җыр белән чыгыш ясаган. Кызлар чыгышлары өчен диплом һәм бүләкләр алган.

Климовалар биюләр белән 10 елдан артык шөгыльләнә һәм төрле фестиваль, бәйгеләрдә катнаша.