Бүген Казанда беренче "Мәхмүтов укулары” ачыла

Бүген Казанда беренче "Мәхмүтов укулары” ачыла

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Люция Камалова). 14-16 июньдә Казанда беренче "Мәхмүтов укулары” кысаларында “Гомум һәм һөнәри белем бирү системасында интеллектуаль потенциалны формалаштыру” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференция ТР Фәннәр академиясе һәм Россия Мәгариф академиясе академигы, профессор, РФнең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның 80 яшенә багышланган.

Конференциянең максаты - гомум һәм һөнәри белем бирү системасының теориясен һәм гамәли өлешен үстерү, республиканың интеллектуаль потенциалын тикшерү һәм ныгыту, социаль-икътисади өлкәдә инновацион карарларны куллану, дип хәбәр иттеләр ТР Фәннәр академиясендә. Беренче "Мәхмүтов укулары” кысаларында Казанда актуаль темаларга “түгәрәк өстәлләр”, китаплар тәкъдир итү, шәһәр буенча экскурсияләр каралган.