Автошәһәрдә яшьләр көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр

Автошәһәрдә яшьләр көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр

(Чаллы, 14 июнь, «Татар-информ», Айрат Башкуров). 30 июнь көнне Чаллының шәһәр мәйданында Яшьләр көненә багышланган чаралар үтәчәк. Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Рөстәм Гарифуллин хәбәр иткәнчә, шәһәрнең район башкарма комитетлары инициативасы буенча беренче бәйрәм чаралары 23 июнь көнне 17дән 22 сәгатькә кадәр узачак.

Җиңү паркында “Заман” яшьләр үзәге шәһәрнең Автозавод районы башкарма комитеты белән берлектә Эшче яшьләр фестивале үткәрергә ниятли. “Яр буе” паркында шәһәрнең Үзәк районы башкарма комитеты “Яшүсмер”, балалар һәм яшүсмерләр үзәкләре һәм 13нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә яшьләр арасында спорт бәйрәме уздырырга ниятли. 24 июнь көнне Комсомол районы башкарма комитеты “Энергетик” мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт-күңел ачу программасы оештырачак.

30 июнь көнне башланачак төп бәйрәм шәһәрнең яшьләр иҗтимагый оешмаларын, югары һәм урта-махсус уку йортларын тәкъдир итүдән башланачак. 19.00дә бәйрәмне тантаналы ачу була. Иң беренче җәйге карнавал, аннан соң “Чаллы” хоккей клубын һәм “КАМАЗ” футбол командасын тәкъдир итү көтелә.

Алга таба ретро- һәм хәзерге автомобильләр парады, “КАМАЗ-Мастер” командасын хөрмәтләү, “КАМАЗ” автомобильләренең перспективалы модельләрен һәм «Rexton» джипларын тәкъдир итү булачак. Бәйрәм программасында экстремаль шоу – Эчке эшләр идарәсе, ЮХИДИ, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр Идарәсе роталары чыгышы, шулай ук үзәк ТР Аэроклубы парашютистлары тамашасы ниятләнгән. Хәрби-патриотик клублар чыгышы да көтелә, алар 20 Чаллы егетен тантаналы шартларда армиядән каршы алачак.

Яшьләр өчен Мәскәүдән киләчәк мотофристайлерлар һәм Россия эстрадасының бер йолдызы чыгышы сюрприз булачак. Шулай ук шәһәр мәйданы сәхнәсендә җитәкчеләр 5 яшь өйләнешкән парны котлаячак.

Бәйрәмне оештыруда шәһәр студентлар советы, “Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе”нең Чаллы бүлеге, “Без...” яшьләр иҗтимагый оешмасы, “КАМАЗ”ның яшьләр оешмасы актив катнаша. Бәйрәм чаралары вакытында исерткеч эчемлекләр сату тыелачак.