Ульяновски дәүләт педагогия университетының татар төркеме талибәләре җирле татар зыялылары белән очрашты

Ульяновски дәүләт педагогия университетының татар төркеме талибәләре җирле татар зыялылары белән очрашты

(Ульяновски, 14 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Уку елы тәмамлану алдыннан Ульяновски дәүләт педагогия университетының татар төркемнәрендә белем алучы талибәләре җирле татар зыялылары белән очрашты. Филология факультеты деканы Сергей Шаврыгин үзенең чыгышында: “12нче ел эшләп килүче бүлекчәдә мондый мөһим очрашу беренче мәртәбә әле”, - диде. Очрашуда кунаклар студентларның күп санлы сорауларына җавап бирде. “Бүгенге катлаулы заманада ана телен, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен нишләргә мөмкин?” – дигән сорау аеруча урынлы яңгырады. “Өмет” газетасы мөхәррире Исхак Хәлимев фикеренчә, мәгариф өлкәсендә бүгенге аңлашылмаган сәясәт шартларында иң мөһим һәм иң зарури гамәл – гаиләдә балаларыбызга милли аң иңдерү. Өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутаты Расих Гатауллин исә өлкәдә милли телләрне саклап калу максатында махсус канун кабул итү кирәк дип саный. Танылган меценат Илгиз Насыйбуллов Үзәк мәчет бинасында 7 ел буе эшләп килгән гимназияне сагынып телгә алды. Анда ана телен, халкыбыз тарихын өйрәнү, балаларыбызны дин нигезләре һәм әхлакый кагыйдәләр белән таныштыру өчен барлык шартлар да тудырылган иде, диде ул. Әмма кемгәдер балаларыбызның чын кеше булып үсүе ошамады – мәчет бинасының мәктәп өчен ярамаганлыгын нигезләп, санэпидстанция һәм янгынчылар ярдәмендә яптылар. Ә балалар төрле рус мәктәпләренә таратылды.

Студентларны түләүле уку ихтималы да бик борчый икән. Расих Гатауллин әйтүенчә, Ульяновски өлкәсендә эшләп килүче югары уку йортларының берсе дә федераль реестрга кертелмәгән. Димәк, яңа уку елында безнең югары уку йортларына Мәскәүдән акча бөтенләй бирмәүләре ихтимал.

Студент кызларны “татар менталитеты” дигән нәрсәне кемнең ничек аңлавы да кызыксындырды. Кунакларның бу мәсьәләдә карашы төрлечәрәк икән. Өлкә Кануннар чыгару җыелышы хезмәткәре Гөлфинур Чулакова фикеренчә, безнең төбәк татарларында тулаем Россия ментальлеге. Укытучы Резеда Садыйкова икенчерәк уйлый: татарны башкалардан ныклы хуҗалыкка омтылу, сәүдәдә маһирлык, кунакчыллык аерып тора. Расих Гатауллинны халкыбызның таркаулыгы, мөһим сәяси вакыйгаларга карата битарафлыгы бик борчый икән. Нәкъ шуның аркасында өлкә үзәге Думасында бер генә татар депутаты да юк, диде ул.

Ә яшьләр татар кыз-егетләре өчен аерым кичәләр оештырылмауны да шул ук таркаулык белән бәйләделәр.

Гомумән, чара тирән мәгънәле булды, дияргә кирәк. Һәм анда әйтелгән фикерләрнең нәтиҗәсе дә булыр, дип өметләнәсе килә.