Татарстанның 53 укучысы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган

Татарстанның 53 укучысы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанның 53 укучысы уку фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган, узган ел Татарстанның 36 катнашучысы бүләкле урыннарга лаек булган. Республиканың физика буенча ике һәм информатика буенча өч җиңүгә ирешкән укучысы халыкара мәктәп олимпиадаларында катнашу өчен Россиянең җыелма командасына кандидатларны уку-өйрәтү җыеннарына чакырылган. Бу турыда бүген брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

Быел республиканың фән олимпиадаларының йомгаклау турында 385 Татарстан укучысы җиңү яулаган, Татарстаннан 8-11 сыйныфның 1503 укучысы һәм Россия Федерациясенең 18 субъектыннан 57 укучы катнашкан. Шәхси хисапта Менделеевски, Саба, Түбән Кама, Питрәч, Арча, Балтач һәм Зәй районнары, шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм Казан укучылары югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәткән.