Бүген - Бөтендөнья донор көне

Бүген - Бөтендөнья донор көне

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген илдә Бөтендөнья донор көне билгеләп үтелә. Республикада бу дата белән бәйле кешеләр әз түгел. Татарстанда ел саен 50 тоннага якын кан әзерләнә. Кан алу белән 6 станция шөгыльләнә, аларның берсе - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан җибәрү станциясе Казанда урнашкан, калганнары - Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзәндә.

Моннан тыш, дәвалау учреждениеләрем составына керүче 12 бүлектә кан алалар. Казанда алар - Республика клиник хастаханәсе, республиканың балалар клиник хастаханәсе һәм Татарстанның "Травматология һәм ортопедия" Фәнни-тикшеренү үзәге. Калган 9 бүлек республиканың район үзәкләрендә урнашкан. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан җибәрү станциясенең оештыру-методика бүлеге идарәчесе Эльмира Хәмидуллина сүзләренчә, ел саен 70 000гә якын кеше кан бирә. Аларның 10 000нән артыгы "Россиянең мактаулы доноры" исеменә лаек булган. Э.Хәмидуллина билгеләп үткәнчә, нигездә канны авыруның туганнары, дуслары һәм танышлары бирә. Моның белән бәйле рәвештә республикада кан запасы әз. Аның фикеренчә, әлеге хәлне бары тик даими донорлар гына яхшырта ала, әмма аларның саны да кирәгеннән әзрәк.