news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экспертлары: Балаларны саклаган коллектив батырлыгы турында онытырга ярамый

Казан педагогларының батырлыгы бәяләп бетергесез: алар күрсәтмәләр бирергә өлгерә, сыйныф ишекләре янында басып, укучылар өчен җаваплы булдылар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясе укытучылары һәм бөтен коллективы гамәлләре иң югары бәягә лаек, дип саный Россия Президенты Владимир Путин. 11 майда булган фаҗига вакытында тыныч һөнәр ияләренең төгәл һәм бердәм эшләве турында онытырга ярамый. Шулай ук киләчәктә мондый хәлләрне булдырмас өчен җитди эш башкарырга кирәк, дип саный Татарстан экспертлары.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, 175нче мәктәп коллективы эшчәнлегенә Казан халкы бик югары бәя бирә. Палата коллективы кайгы уртаклашырга килгәндә стихияле мемориал янына булган кешеләр — өлкәннәр һәм балалар, яшьләр, бабайлар һәм әбиләр — педагогларның, гимназия директорының хәлен сораштылар.

«Аларның безне һәм бөтен дөньяны биредә аерым вазгыять һәм үзенчәлекле кешеләр булуына ышандырасы килде, — диде ул. — Алар турында онытмаска, балаларны яклаган мәктәп коллективының эш-гамәлләре дөрес бәяләнүе кирәклеген әйттеләр. Педагоглар — тыныч һөнәр ияләре — критик ситуациядә дөрес чаралар күрде, укучыларны эвакуацияләүне төгәл оештырды».

Бу хәл укытучыларның «югары әхлаклы шәхес булуларын, үз укучыларын яклау өчен тормышларын куркыныч астына куярга әзер булган үз эшләренең осталары» булуын тагын бер кат раслады. Шуңа күрә бу кешеләр югары бүләкләргә лаек.

КФУның сәяси фәннәр кафедрасы доценты Виктор Сидоров искәрткәнчә, мәктәп коллективының нәкъ менә җайга салынган гамәлләре тагын да зур корбаннардан котылып калырга ярдәм итә. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, корал бирү кагыйдәләрен катгыйландырырга, барыннан да элек, корал бирүгә яшьне арттырырга һәм кешенең гаилә, психологик хәлен анализлауны көчәйтергә кирәк.

«Барысы да кинәт кенә аучылар булды. Коралны сатсаң, аучылык клубыннан лицензия белән генә, олылардан киңәшләр алып, ул кешенең гаилә хәлен тирәнтен анализлап сатарга кирәк. Ялгыз ана, хәерчелек, яшьтәшләреннән читләшү — шундый имин булмаган гаиләдәге 18 яшьлек егеткә корал сату! Мондый тинейджерга винтовканы ышанып тапшыру — бу җинаятьчел ваемсызлык», — диде ул.

Корал сатып алырга теләүчеләр өчен яшь планкасын 25 яшькә кадәр күтәрергә кирәк, чөнки билгеле бер закончалык күзәтелә: Керчьтәге атучыга — 18, Казандагы егеткә 19 яшь.

«Эш буенча мин укытучылар һәм мәктәп директорлары белән күп аралашам. Һәрвакыт алар турында: ил таяна торган кешеләр, дим. <…> Алар 90нчы елларда такта янында басып калды, электрон көндәлекне үзләштерде, бүген дебатларда яшүсмерләр белән оборона тота. Алар, чыннан да, дәүләт исеменнән кешеләр белән эшли», — диде «Яшьләр казанышы» Казан үзәге» иҗтимагый оешмасы рәисе Ләлә Дмитриева.

Казан педагогларының батырлыгы бәяләп бетергесез: алар күрсәтмәләр бирергә өлгерә, сыйныф ишекләре янында басып, укучылар өчен җаваплы булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100