Ковид аркасында Татарстанда туристлык сезонында яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый

Идарә җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Татарстанда объектларда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча тикшерү дәвам итә.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстанда туристлык сезонында Covid-19 аркасында өстәмә чикләүләр кертергә планлаштырмыйлар. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бездә бүгенге вfзгыятькә кагылышлы барлык чикләүләр гамәлдә. Һәм бүген берәр нәрсәне катгыйландыру буенча бернинди күрсәтмә юк. Узган ел бездә шулай ук туристлык сезоны булды һәм без ниндидер өстәмә чикләүләр кертмәдек», — диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, мәҗбүри санитария таләпләрен үтәү кала. Аерым алганда, җәмәгать урыннарында битлек режимы, социаль дистанция, биналарда өслекләрне һәм кулларны антисептиклар белән эшкәртү, термометрия гамәлдә булачак.

Идарә җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Татарстанда объектларда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча тикшерү дәвам итә.