news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле «Росгосстрах» хезмәткәрләре 100 еллыкка йөз төп чыршы утыртты

Рәт булып тезелеп киткән чыршыларны «Росгосстрахчылар аллеясы» дип билгеләп куйдылар.

Чүпрәле «Росгосстрах» хезмәткәрләре 100 еллыкка йөз төп чыршы утыртты
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 14 май, «Татар-информ», «Туган як», Резидә Җамалетдинова). Чүпрәле районы госстрахчылары 100 еллык бәйрәмнәренә әзерләнә. Бәйрәмнәренә әзерлек кысаларында агентлык үзәге хезмәткәрләре Иске Чүпрәле авылындагы «Сабантуй» мәйданында 100 төп чыршы утыртты.

«Әлеге хезмәт  1921 елның 6 октябрендә оештырылган. Зур чаралар да көз айларында көтел», — дип сөйләде «Росгострах» җәмгыятенең Чүпрәле районындагы агентлык үзәге директоры Ленар Җәлалов.

Игелек акциясенә оешмада төрле елларда эшләгән ветераннар да, бүгенге коллектив та, район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та кушылды.

Казан шәһәреннән директорлары Марат Сафин, бүлек мөдире Фәрит Низамов (оешманы озак еллар җитәкләгән Ильмас Низамовның улы) кайткан иде.

Рәт булып тезелеп киткән чыршыларны «Росгосстрахчылар аллеясы» дип билгеләп куйдылар, үсентеләр ныгысын, тамыр җәелдерсен өчен су сибүне оештырачакларын да әйттеләр оешма хезмәткәрләре.

Соңыннан бергәләп пылау пешерделәр, чәй эчтеләр, бүләкләр тараттылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100