Әсгать Сәфәров Әтнәнең Яңа Шимбер авылына бүләк ясады

Авылда сугышта һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзелгән һәм дин тотучылар өчен махсус урын булдырылган.

(Әтнә, 14 май, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфров авылдашлары — Яңа Шимбер халкына бик матур бүләк ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Яңа Шимбер халкы сугышта һәлак булганнар истәлегенә төзелгән обелиск һәм дин тотучылар өчен махсус урын белән каршы алды.