Нефтехимиклар волонтерларга битлекләр тапшырды

Битлекләр предприятие һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров инициативасы буенча тапшырылды.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ вәкилләре «Бердәм Россия» нең Түбән Кама бүлеге волонтерларына 500 данә битлек тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Битлекләр предприятие һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров инициативасы буенча тапшырылды.

«Волонтерлар — алдагы сафта торучы кешеләр, алар көн саен ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга оператив булышлык итә, безнең бурыч — аларны барлык кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итү», — диде ул.

Алдагы көннәрдә «Түбән Кама Нефтехим» һәм Ирек Зиннуров социаль яклау идарәсенә 500 битлек тапшырган иде.