Эльвира Долотказина йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләре белән очрашты

Түбән Кама госпиталендә барлыгы 12 табиб, 24 шәфкать туташы, 12 санитарка һәм 3 дезинфектор эшли.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина коронавирус белән авыручылар госпиталендә хезмәт куючы һәм чираттагы сменадан соң көч туплаучы медицина хезмәткәрләре белән күреште. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ул табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга һәм дезинфекторларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Бүген аларның бөтен шәһәрне саклауларын билгеләп үтте.

«Мин монда геройлар янына барам дигән хис белән килдем, — ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары. — Сез госпитальдәге пациентларның гына түгел, бөтен шәһәр тормышын коткарасыз. Сезгә ярдәм итү һәм көндәлек тормышыгызны бераз гына булса да бизәү өчен, бүген барысы да сезгә коронавирус белән көрәштә булышлык итәргә тырыша», — диде ул.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе дә сезгә зур булмаган күчтәнәчләр җибәрде. Иң мөһиме — барысы да югалтуларсыз үтсен өчен, үзегезне саклагыз. Тиздән барысы да тәмамланыр дип ышанам, һәм монда төп өлеш — сезнеке. Бүген сез — безнең геройлар, без сезнең өчен борчылабыз», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары.

Бүләкләр биредә булган һәркемгә, шулай ук хәзер госпитальдә көндезге сменада торучыларга да тапшырылды. Моннан тыш, сортлау бүлеге хезмәткәрләре дә бүләкләр алды.

Бүген Түбән Кама госпиталендә барлыгы 12 табиб, 24 шәфкать туташы, 12 санитарка һәм 3 дезинфектор эшли.