Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте буенча федераль программа эшләргә тәкъдим итте

Программа яшьләр сәясәте нигезләрен берләштерергә, төбәкләр буенча таралырга һәм максатчан финанслау алырга тиеш.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Россия яшьләре» федераль программасын эшләргә һәм кабул итәргә тәкъдим итте. Программа яшьләр сәясәте нигезләрен берләштерергә, төбәкләр буенча таралырга һәм максатчан финанслау алырга тиеш. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төбәкләрдә яшьләр сәясәте «кем нәрсә булдыра» принцибы буенча тормышка ашырыла. Микрорайонда мәктәп, ә һәр муниципалитетта үз мәдәният йорты булырга тиешлегенә беркем дә шикләнми. Әмма яшьләр объектлары буенча мондый юнәлешкә аз гына да якын килүче юк», - дип сөйләде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында Дамир Фәттахов.   

Төбәкләрдә белем бирү стандартлары белән охшаш рәвештә яшьләр сәясәтен алып бару стандартларын булдырырга һәм белгечләргә ярдәм итәргә кирәк, дип өстәде министр.

«Без [ТР Яшьләр эшләре министрлыгы] үз ягыбыздан әлеге программаны эшләү һәм аны гамәлгә ашыру өчен барысын да эшләргә әзер», — дип тәмамлады сүзен  Фәттахов.