Түбән Камада күпфункцияле үзәкнең тагын бер бинасы ачылачак

Ике проект та Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм алар якын арада тормышка ашырылачак.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Айдар Метшин Түбән Камада күпфункцияле үзәк белән бәйле ике яңа проектны атады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, Түбән Кама территориясендә үзәк 2014 елда ачылды. Хәзер анда 200 дән артык төр хезмәт күрсәтелә. Моннан тыш, Кама Аланында учреждениенең филиалы һәм төрле авылларда 9 бүлекчәсе бар.

"Халык тарафыннан  күпфункцияле үзәк эшенә шактый югары бәя бирелсә дә, эшлисе эшләребез бар әле", - диде җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, төп бурыч - халыкка хезмәт күрсәтүне мөмкин булганча уңайлы итү.

Конкрет адым сыйфатында - ике проект. Беренчесе - Җиңүнең 30 еллыгы урамында күпфункцияле үзәкнең икенче бинасын ачу.

Икенчесе - "Сакчыл производство" принцибын кертү. "Бу хезмәт күрсәтүнең бөтен чылбырын анализларга, йомшак урыннарны ачыкларга, кайбер очракларда процедураларны тамырдан үзгәртергә; беренчел бәяләү, хезмәт күрсәтү срокларын кимендә 10 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк", - диде Түбән Кама мэры.

Ике проект та Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм алар якын арада тормышка ашырылачак.