14 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татар китабы йорты яңгыравыклы исем эзли, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ярышларына керү бушлай булачак, Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә булды.

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты / Татарстан Президенты районга эш сәфәре белән килде.

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ярышларына керү бушлай булачак / Бер билет белән чемпионат мәйданчыгына бер кеше уза ала, 12 яшькә кадәр балаларны олылар озата керергә тиеш.

Татар китабы йорты яңгыравыклы исем эзли / Якын арада оештыручылар социаль челтәрләр аша исемгә конкурс игълан итәчәкләр.

Германиянең Лейпциг шәһәрендә Сабантуй үтәчәк көн билгеле / Милли бәйрәм татарча, русча һәм немец телендә алып барылачак.

Фин татарлары балалар өчен “Säläm - islam sukmagı” дигән китап чыгарган / Җыентык, фин теленнән тәрҗемә ителеп, 400 данә белән нәшер ителгән.

Гүзәл Удачина Казан гимназиясендәге гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде / Вакыйга көнендә балалар омбудсмены тоткарланган укучы белән аралашты.

Әгерҗе районы Красный Бор авылында “Иң кечкенә мәчеттә иң зур ифтар” була / "Мәскәү татарлары штабы” бирегә күрше авыллардан бөтен мөселман җәмәгатьчелеген чакыра.

Казан режиссеры Башкортстан театрында «Безнең өйнең яме» спектаклен сәхнәләштерә / Спектакльнең премьерасы 22 июньгә билгеләнгән.

Ришат Төхвәтуллин: Митингларда катнашмасам да, мин татар телен яклау эшендә / Артист эстрада җырчыларының татар телен яклау проблемасыннан читтә булуы белән килешмәвен әйтте.