“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законына үзгәрешләр кертелә

Әлеге закон проекты җирле үзидарәне оештыруны камилләштерү, җирле үзидарә органнарының аерым вәкаләтләрен ачыклау һәм тәгаенләүне һ.б. максат итеп куя
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проекты турында фикер алышты.

Беренче укылышка әзерләнә торган әлеге закон проекты депутатлар В.Липужина, В.Кондратов, Д.Самаренкин тарафыннан, 2008 елның 25 декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законны үстерү максатында эшләнгән.

Әлеге закон проекты җирле үзидарәне оештыруны камилләштерү, җирле үзидарә органнарының аерым вәкаләтләрен ачыклау һәм тәгаенләүне, республиканың “ТРда җирле үзидарә турындагы” Законын күрсәтелгән федераль закон белән тәңгәлләштерүне максат итеп куя.

Аерым алганда, республика законының 9 нчы маддәсенә “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының ТР Муниципаль берәмлекләр советы белән эш алып бару буенча вәкаләтләре, Татарстан Республикасы законы белән, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” федераль закон нигезендә билгеләнә” дигән өстәмә кертелә.

12 нче маддә исә “Муниципаль берәмлекләргә шәһәр, авыл җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы статусы ТР законнары нигезендә бирелә” дигән нигезнамә белән тулылана. Шулай ук җирле үзидарәнең икътисади нигезләре өлешендә дә үзгәрешләр тәкъдим ителә.