КПРФ фракциясе әгъзалары кризис шартларында эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды

КПРФ фракциясенең алдагы планнарында – Татарстан парламентына азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы закон проектын кертү. Коммунистлар шулай ук хезмәт ветераннарының хәлен яхшырта торган һәм партияләрнең оппозицион эшчәнлеге турындагы закон проектларын э
(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзалары катнашында матбугат очрашуы булды. Анда сүз нигездә икътисади кризис шартларында фракция эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында барды.

Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов үз чыгышын журналистларны үткән бәйрәмнәр һәм Татарстан матбугаты көне белән котлаудан башлап җибәрде. Аның сүзләренчә, Татарстан парламентында КПРФ фракциясе үз эшчәнлеген алып бара, барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителгән, кирәкле документлар кабул ителгән, депутатлар фракция эчендәге планлы эшкә тотынган. “Без парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советындагы төп эш фракцияләр аша алып барылырга тиеш дигән прозициясе белән тулысынча килешәбез”, - дип билгеләп үтте Х.Миргалимов.

Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фракция әгъзалары Россия Хөкүмәтенең кризиска каршы программасы турында сөйләп, аның күп пунктларының КПРФ тарафыннан тәкъдим ителгән программа белән туры килүен билгеләп үткән. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре проблемаларын хәл итү буенча фикерләре белән уртаклашты, икътисадның төп тармакларын национализацияләү зарурлыгын билгеләп үтте.

Матбугат очрашуында коммунистларның бурычы – “өстенлек алган партияне”ң сәясәтен тәнкыйтьләү түгел, ә уртак конструктив эш алып бару икәнлеге әйтелде. “Илне кризистан барлык партияләрнең көчен берләштереп кенә алып чыгып була. Бер генә партия дә бу бурычны берүзе генә хәл итә алмый”, - диде Х.Миргалимов.

КПРФ фракциясенең алдагы планнарында – Татарстан парламентына азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы закон проектын кертү. Коммунистлар шулай ук хезмәт ветераннарының хәлен яхшырта торган закон проектын һәм партияләрнең оппозицион эшчәнлеге турындагы закон проектын эшләргә җыена.

“Без Россия Дәүләт Думасында һәм башка төбәкләр парламентларындагы КПРФ фракцияләре белән берлектә РФ субъектларының федераль законнарны эшләүдә катнашу мәсьәләсен актив рәвештә күтәреп чыгачакбыз. Төбәкләрнең язмышын алырның үзләреннән башка хәл итеп булмый”, - диде фракция башлыгы урынбасары Альберт Бикмуллин.

Моннан тыш, очрашуда фракция әгъзаларының сайлаучылар белән актив эшләве билгеләп үтелде. Рафаил Нуретдинов сүзләренчә, депутатлар гражданнарга җир пайларын теркәү белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә бушлай юридик ярдәм күрсәтә.