Казанда “Игътибар – балалар!” операциясенең беренче этабы старт ала

Операциянең беренче этабы 15 майдан 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 14 май, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Иртәгә Казанда “Игътибар – балалар!” операциясенең беренче этабы старт ала. Балалар юл–транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар комплексын юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе үткәрә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Казан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Юрий Абызов хәбәр итте.
“Игътибар – балалар!” операциясе ел саен ике этапта үткәрелә, аларның һәркайсы бер ай – 15 майдан 15 июньгә һәм 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ балалар юл–транспорт травматизмын кисәтү буенча даими эш алып бара. Мисал өчен, “Игътибар – балалар!” операциясенең беренче этабы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе балалар һәм аларның әти–әниләре өчен күп кенә чаралар үткәрергә ниятли”, – диде ул.
15 майда Казанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бинасы янындагы мәйданчыкта 16.00 – 18.00 сәгатьләрдә “Зебра бәйрәме” узачак. Шундый исемдәге зур кисәтү чарасы шәһәрдә әле беренче мәртәбә генә үтә. Бәйрәм кысаларында балалар һәм аларның әти–әниләре өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спектакль күрсәтеләчәк.
Бәйрәмдә теләгән һәр бала катнаша ала. Алар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле конкурслар һәм викториналар оештырылачак.
15 майда “Зебра” кисәтү рейды уза. Шәһәрнең һәр районында инспекторлар җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне, шулай ук тиешле булмаган урыннарда юл аркылы чыгучы җәяүлеләрне ачыклаячак.
Моннан тыш, 15 майда ЮХИДИ офицерлары белем бирү учреждениеләрендә булып, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча лекция һәм әңгәмәләр үткәрергә ниятли.
19 майда “Ак барс” яшьләр үзәгендә “Музыкаль шкатулка” театрының хәйрия чаралары кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм ятимнәр өчен мини–автошәһәрчек оештырыла. Мини–автомобильләрдә җилдерүдән тыш, һәр балага юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сувенир продукциясе тапшырылачак.
19 май көнне ЮХИДИ офицерлары шәһәрнең автотранспорт предприятиесендә булачак. 20–27 май көннәрендә “Юлда – яшь җәяүле!” рейдлары үткәрелә. Пропаганда инспекторлары юл хәрәкәте яшь инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклаячак. Кагыйдә бозучыларның һәркайсы белән әңгәмәләр үткәрү, шулай ук аларга “Тукта – синең тормышың куркыныч астында!” дигән махсус карточкалар тутыру күздә тотыла. Кагыйдә бозу турындагы мәгълүмат балаларның әти–әниләренә җиткереләчәк.
21–28 май көннәрендә Казанның мәгариф учреждениеләре янында “Яшь пассажирларның гомерен саклап калыйк!” дигән махсуслаштырылган рейдлар оештырыла. ЮХИДИ инспекторлары үз балаларын бакчаларга яки мәктәпләргә махсус утыргычы булмаган автомобильләрдә илтүче әти–әниләрне ачыклаячак.
22 майда шәһәрдәге балалар китапханәләренең берсендә “Юл хәрәкәте кагыйдәләре бәйрәме” уза.
23 майда “Кольцо” сәүдә үзәгендә балалар һәм аларның әти–әниләре өчен “ЮХИДИ көне” дип исемләнгән зур гаилә бәйрәме үтәчәк. Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау элементларын үз эченә алган күңелле конкурслар көтә.
26 майда Республика балалар клиник хастаханәсендә “Юл хәрәкәте иминлеге көне” уза.
31 майда “Казан әниләре” иҗтимагый оешмасы белән берлектә шәһәр буенча агитация чарасы үтәчәк. Аның кысаларында ятим балалар өчен акча җыю күздә тотыла.
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә шәһәрдә киң колачлы өч чара уза. “Черек күл” паркында балалар бәйрәме кысаларында велошәһәрчек эшләячәк, анда һәр бала төрле катлаулылыктагы фигуралар куелган трассада үз көчләрен сынап карый ала. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үз белемнәрен тикшереп карага теләүчеләр өчен төрле интеллектуаль конкурслар оештырыла. Конкурста актив катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сувенир продукциясе тапшырылачак.
Алдан хәбәр ителгәнчә, бу көнне “Яңа тормышны саклыйк!” дигән акция үткәрелә.
3–4 июнь көннәрендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен кинолекторийлар оештырылачак.
5, 9, 10, 11 июнь көннәрендә мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында кисәтү чаралары уза.
6 июньдә “Мега” сәүдә үзәгендә “Һәлакәтләрсез каникуллар!” дигән гаилә бәйрәме оештырыла. Балаларны төрле мавыктыргыч конкурслар көтә, алар бу бәйгеләрдә юлларда үзеңне имин тоту буенча белемнәрен күрсәтә ала.
13 июньдә “Кырлай” паркында “Һәлакәтләрсез каникуллар!” дигән зур чара уза. Анда балаларны театральләштерелгән тамаша көтә. Клоуннар юл хәрәкәтендә катнашучыларга юлларда үзеңне имин тоту нигезләрен исенә төшерәчәк. Моннан тыш, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча махсус интеллектуаль уеннарда катнашып, бүләкләр ота ала.