news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ривьера» сәүдә-күңел ачу комплексын җәй сүтәргә планлаштыралар

Хәзер проект буенча килешү карала.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Казанда «Ривьера» сәүдә-күңел ачу комплексын җәй көне җимерә башларга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә «Кравт» компанияләр төркеменең идарәче партнеры Валерий Кравцун сөйләде.

«Бу кунакханә һәм аквапарк түгел, ә „Ривьера“ сәүдә-күңел ачу комплексы. Хәзер без бинаны сүтү буенча проектны килештерү стадиясендә торабыз. Барлык рөхсәт кәгазьләрен алу белән без бу эшләргә керешәчәкбез. Минемчә, бу җәй башы булачак, әмма төгәл көнне әлегә әйтә алмыйм», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, бу срокка арендаторлар сәүдә үзәген бушатырга планлаштыра, шулай итеп, комплекста чаралар үткәрүгә барлык броньнарны да гамәлдән чыгарганнар.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы янында торак йортлар төзү планлаштырылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100