news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьдә Казанда Бөтенроссия яшьләр кинофорумы булачак

Чара «Бөтенроссия дебютантлар питчингы» проекты базасында оештырылды.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Октябрьдә Казанда Бөтенроссия яшьләр кинофорумы үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТАССтагы матбугат конференциясендә Россия кинематографистлар берлегенең яшьләр үзәге директоры Дмитрий Якунин сөйләде.

«Проект киңкүләмле, бик мөһим һәм җитди. Питчингтан тыш, төбәк киносы өчен тагын да мөһимрәк һәм кызыклы чаралар үткәрергә теләвебезне аңладык», — диде ул.

Чара 20-22 октябрьдә узачак. Ул «Бөтенроссия дебютантлар питчингы» проекты базасында оештырылган. Чарада катнашучыларны 20 миллион сум призлы фонд белән питчинг, региональ кинокомиссия һәм киностудияләр презентациясе, скрининг-күрсәтүләр, мәгариф программасы, локейшн-турлар һәм түгәрәк өстәлләр көтә.

Узган ел «Бөтенроссия дебютантлар питчингы» Россиянең 12 төбәгендә узды. Аның бүләкләү фонды 12,5 млн сум тәшкил итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100