news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телен өйрәнә

Укулар 25 февральдән алып кичке вакытта атнага ике тапкыр үткәрелә.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телен өйрәнә
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 14 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, онлайн режимда уку оештыру турында карар кабул ителде. Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телен практик яктан белү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан дәресләргә актив кушылды. Укулар 25 февральдән алып кичке вакытта атнага ике тапкыр үткәрелә.

Татар теле курсының онлайн дәресе узды. Залда утыручыларны сәламләп, КФУның Алабуга институтының һөнәри үсеш һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Илдания Низамиева уку йорты һәм илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылган программалар турында җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта курсларда 2000 дән артык кеше белем ала, шуларның 315е КФУның Алабуга Институтына беркетелгән.

«Муниципаль хезмәткәрләрнең, турыдан-туры халык белән эшләүче кешеләрнең татар телен өйрәнү һәм камилләштерү теләген белдерүенә без бик шат. Бу җәһәттән Әлмәт районы лидерларның берсе булып тора, — диде ул һәм актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары «укучылар» рус һәм татар төркемнәренә бүленеп, дәресне үз укытучылары белән дәвам итте. Дәресләрне татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Габидуллина һәм 1 категорияле белгеч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Булат Мөхетдинов алып бардылар.

Йомгаклау аттестациясе май ахырында узачак. Һәр абитуриент махсус бланкларда биремнәр үтәячәк. Курслар тәмамлангач, һәр кешегә татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, сертификат бирелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100