news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды

Кичә эшлекле киңәшмә барышында бүләкләү тантанасы узды.

Алабуга районы башлыгы хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 14 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районы башлыгының Мактау грамотасы «Үзәк район хастаханәсе» халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Марина Мелиховага тапшырылды. 

«Марина Николаевна — безнең иң әзерлекле сәламәтлек саклау белгечләренең берсе. Медицина өлкәсендә ул 42 ел эшли инде», — диде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, бүләкне тапшырганда. 

Шулай ук Диплом «Семицветик» 26нчы балалар бакчасы укытучы-дефектологы Мария Ишкинага тапшырылды. Ул Татарстан Республикасының иң яхшы тәрбиячеләре бишлегенә керде һәм «Ел тәрбиячесе −2021» конкурсы лауреаты булды.

Шулай ук лаеклы бүләкне Алабуга муниципаль районының 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Альбина Хәбибуллина да алды. Ул «Педагогик дебют» номинациясендә Татарстан Республикасының иң яхшы педагоглары бишлегенә керде һәм «Ел укытучысы — 2021» конкурсы лауреаты булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100