Төзекләндерү эшләре үткәреләчәк барлык ишегаллары dvor.tatar сайтында күрсәтеләчәк

«Безнең ишегалды» программасының кайнар линиясенә халыктан ремонтны тизләтү турында сораулар килеп ирешә.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). dvor.tatar сайтында «Безнең ишегалды» программасына кертелгән барлык йортларның ишегаллары адреслары күрсәтеләчәк. Бу хакта социаль челтәрдә туры эфир барышында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, «Безнең ишегалды» программасының кайнар линиясенә ишегалларында ремонт кайчан башлануын һәм ишегаллары исемлеккә кертелгәнме дип сорап шалтыраталар.

«Кайнар линиягә шалтыратуларның якынча 70 процентында ишегалларында төзекләндерү эшләрен тизләтүне сорыйлар. Мин коллегаларымның dvor.tatar сайтында программага кертелгән барлык адресларны урнаштыруларын сорадым», — диде Наталия Фишман.

Ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы сораулар белән 8-800-27-5-2020 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Наталия Фишман номерда ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгы датасы кертелгәнен әйтте — 2020 елның 27 мае. Татарстан Президенты ярдәмчесе узган пәнҗешәмбедән 1 меңнән артык шалтырату килеп ирешкәнен әйтте.

Аның сүзләренчә, быелга планлаштырылган кайбер объектлар буенча эш бераз соңракка күчерелсә дә, халык белән төзекләндерү схемалары турында быел ук фикер алышу булачак.