Түбән Кама волонтерлары Мәскәүдә Җиңү парадын оештыруда катнашачак

Түбән Камадан берьюлы Татьяна Курочкина һәм Елизавета Сперанская җиңгән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама волонтерлары Мәскәүдә Җиңү парадын оештыруда катнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моношәһәрләрдән килгән 19 волонтер Мәскәүдә «Җиңү илчеләре» конкурсында җиңү яулаган. Конкурска барлыгы 60тан артык гариза бирелгән.

Түбән Камадан берьюлы Татьяна Курочкина һәм Елизавета Сперанская җиңгән. Алар Мәскәүдә Җиңүнең юбилей парадын һәм «Үлемсез полк» халык йөрешен әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашачак.

Конкурс Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән үткәрелгән.