Нефтехимиклар медицина хезмәткәрләренә үзләре теккән саклагыч битлекләрне тапшырды

Биш көндә 32 670 битлек теккәннәр.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре район үзәк күппрофильле хастаханәсенә үзләре әзерләгән 6 меңгә якын битлекне бүләк итеп тапшырдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Компаниянең өй шартларында эшләүче һәм тегә белүче хезмәткәрләре өйдә битлекләр әзерләүгә алынган. Аларны кирәкле чимал — тукылмаган материал, җеп, кереш белән тәэмин иткәннәр.

Компания волонтерлары көн саен тиешле адресларга чималны илткән, әзер битлекләрне алып киткән. Шул рәвешле, биш көн эчендә 32 670 битлек тегелгән. Битлекләр компания хезмәткәрләренә, ветераннарга, волонтерларга һәм кешеләр күп җыела торган урыннарда эшләүчеләргә таратылган.