Наталия Фишман ишегалларында агачларны кисеп парковка ясау белән килешмәвен әйтте

«Әгәр бөтен агачларны кисеп, ишегалларын бетонлап, зур парковка ясасак та, машиналарның өчтән бере барыбер сыймаячак», — диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова күп фатирлы йорт ишегалларында агачларны кисеп парковка ясау фикере белән килешми. Бу хакта ул социаль челтәрдә туры эфир барышында хәбәр итте.

Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтүенчә, зур шәһәрләрдә экология мөһим сорау. «Әгәр без, кайберәүләр тәкъдим иткәнчә, парковка урыннарын киңәйтү өчен зур агачларны кисеп ташласак, „таш капчыклар“да калачакбыз», — диде.

Аның фикеренчә, яшеллек шәһәр мохитен, экологияне яхшыртырга мөминлек бирә. Шуңа күрә агачларны саклау «Безнең ишегалды» программасының өстенлекле мәсьәләләренең берсе булачагын әйтте.

Наталия Фишман-Бекмамбетова агачларның тузан йотуын, кислород бүлеп чыгаруын, ишегалларында һава температурасы балансын тәэмин итүен искәртте. Ә машиналарның күпләп куелуы зур мәйданнарны биләп торуын әйтте.

«Безнең „Ак чәчәкләр“ бульварында хәтта парковкага һәйкәл бар. Анда бер машина күпме урын алып торуы күрсәтелә. Моңарчы бульвар урынына 600 машинага парковка булган, ә хәзер анда берьюлы ике-өч мең кеше йөри ала», — диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.

«Совет нормалары буенча ишегаллары проектланганда, бу кадәр машина булыр дип күз алдына китермәгәннәр. Бүген хәл башка. Без кирәкле парковкаларны санап, вазгыятькә анализ биреп, әгәр бөтен агачларны кисеп, ишегалларын бетонлап, зур парковка ясасак та, машиналарның өчтән бере барыбер сыймаячак. Бу проблеманы алай хәл итә алмаячакбыз», — диде.