Татарстаннан Ралина Арабова Россия икенче вице-миссы булды

«Россия гүзәле 2019» таҗын Ростов өлкәсенең Азов шәһәреннән Алинә Санько алды.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). «Татарстан гүзәле 2019» бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итүче Ралина Арабова Россиянең икенче вице-миссы титулын алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россиянең икенче вице-миссы Татарстаннан Ралина Арабова булды», — диелә агентлык хәбәрендә.

Дәрәҗәле конкурс Мәскәүдә Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды. Төп титулны Ростов өлкәсендә Азов шәһәреннән 20 яшьлек Алинә Санько яулады.

Беренче вице-мисс Екатеринбургтан Арина Верина булды. Ике вице-мисс та дөньяның теләсә кайсы илендә белем алуга грантлар алды.

Җиңүче кыйммәтле ташлар һәм энҗе белән бизәлгән ак алтын таҗ һәм 3 млн сум күләмендә акчалата бүләк алды. Финалга чыгучылар «Дөнья гүзәле» һәм «Галәм гүзәле» халыкара конкурсларында Россия данын яклый ала.