ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Җәүдәт Нәүмәтов белән хушлаштылар

Матәм җыенында ТРның югары даирә җитәкчеләре катнашты

 (Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә әлеге министрлык ветераны – милициянең авыл участок вәкаләтлесеннән эчке эшләр министры урынбасарына кадәр юл узган Җәүдәт Нәүмәтовны соңгы юлга озаттылар. Матәм җыенында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов һ.б. рәсми затлар, гомумән, мәрхүмнең элеккеге хезмәттәшләре катнашты. Республика җитәкчелеге һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Әсгать Сәфәров чыгыш ясады. Ул ветеранның якыннарының кайгысын уртаклашып: “Җәүдәт Нурулла улы Нәүмәтовны белгән кешеләрнең барысы да бер фикер белән килешә: ул нык, көчле кеше, чын мәгънәсендә шәхес иде”, – диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе.

Артем Хохорин Җәүдәт Нәүмәтов, хаклы рәвештә, Татарстан эчке эшләр органнарының иң лаеклы һәм шәрәфле хезмәткәрләренең берсе булып саналуын билгеләп узды. “Аның тормыш юлы – бүгенге полицейскийлар өчен үрнәк”, – диде ул.

Җәүдәт Нәүмәтов (Невметов) 1938 елда Чүпрәле районы Ишле авылында туган. Аның балачагы сугыш елларына туры килә. Үз чорының авырлыкларына карамастан, Җәүдәт урта белем алып кына калмый, Казан дәүләт университетының юридик факультетына керү бәхетенә дә ирешә. Башта Чүпрәле эчке эшләр органнарының участок инспекторы вазыйфасын башкара. Өметле хезмәткәрне башта район дәрәҗәсендә, соңрак ТАССР ЭЭМда да күреп алалар. Шул рәвешле, булачак милиция полковнигы офицерлык карьерасының барлык баскычларын да үтә. Зәй, Лениногорск, Түбән Кама эчке эшләр бүлеге милиция коллективлары белән җитәкчелек итә.

1979-1980 елларда ТАССР ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү идарәсенә җитәкчелек итә, аннан соңгы 9 елда исә ТАССР эчке эшләр министры урынбасары вазыйфасында хезмәт куя. 1989 елда пенсиягә чыккач, Җәүдәт Нурулла улы ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле суднолар Дәүләт инспекциясе белән җитәкчелек итә.

2006-2010 елларда ул – ТР буенча ЭЭМның Ветераннар советы җитәкчесе. Әлеге совет балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Моннан тыш, Татарстан буенча ЭЭМ ветераннары мәктәпләрдә еш кунак була, аз керемле гаиләләргә, балалар йортларына һәм приютларга ярдәм күрсәтә.

Җәүдәт Нурулла улы Нәүмәтов Казанның Самосырово бистәсенең татар зиратында җирләнде.

Бу хакта “Татар-информ”га ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.