Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы Казанда гражданнарны кабул итә

Очрашуда күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк

  (Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очраша, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

17 апрельдә 10-12 сәгатьләрдә Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзора) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәк.

Очрашу урыны: Казан ш., Кремль ур., 12/20 йорт.