Россия Хисап палатасы Сәламәтлек саклау министрлыгы реформасын тәнкыйтькә тотты

Аудиторлар фикеренчә, сәламәтлек саклау системасын оптимизацияләү максатына ирешелмәгән

 (Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Россия Хисап палатасы сәламәтлек саклау өлкәсендәге реформаларга нәтиҗә ясау барышында сәламәтлек саклау системасын, оптимизацияләү максатына ирешелмәгән, дигән нәтиҗә ясады. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Узган ел 90 мең медицина хезмәткәре кыскартылгач һәм якынча 350 медицина учреждениесендә үзгәртеп корулар булгач, аудиторлар бәяләвенчә, медицина ярдәме күрсәтелү күләме кимегән, ә түләүле медицина хезмәте күләме ¼ өлешкә арткан.

2014 елда стационарларда үлүчеләрнең 3,7 процентка артуы; РФ да 17,5 мең торак пунктта медицина инфраструктурасы булмавы; кайбер төбәкләрдә медицина ярдәме күрсәтүне көтү вакыты билгеләнгәннең ике тапкыр һәм аннан да озаграк булуы күзәтелә. Шул сәбәпле, 2013 ел белән чагыштырганда, узган ел түләүле медицина хезмәтләре 24 процентка арткан. “Медицина ярдәме күрсәтелү күләме кимүе, ә түләүле медицина хезмәте күләме үсеше бушлай медицина ярдәменең түләүлесе белән алмаштырылуын дәлилли”, - дип белдерделәр Хисап палатасында.

Басмада белдерелгәнчә, дәүләт аудиторларында, төбәкләрнең оптимизация үткәрүдә медицина хезмәткәрләрен кыскарту һәм объектларны үзгәртеп кору белән генә чикләнүе, медицина ярдәме сыйфатын күтәрү күрсәткечләрен исәпкә алмаулары аеруча канәгатьсезлек тудыра. Төбәкләр белән Сәламәтлек саклау министрлыгы арасындагы оптимизация буенча килешүләрдә бу күрсәткечләр бөтенләй юк, дип белдерә Хисап палатасы.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләргә методик күрсәтмәләр бирмәгән, медицина оешмалары челтәрен территориаль планлаштыру һәм анализлау үткәрмәгән, медицина ярдәме күрсәтелү күләме кимегән, ә түләүле медицина хезмәте күләме арткан, дип дәгъва белдерә Хисап палатасы.

Искәртеп узабыз: РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында контроль-хисап органы дәгъваларын “барысы да алай ук начар түгел”, дип шәрехләделәр.
“Оптимизация нәтиҗәләре – медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү һәм һәркем куллана ала торган итү. Бу күрсәткечләр төбәкләрдә арта. Мисал өчен, төбәк медицина учреждениеләрендә 80 процент югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән, бу күрсәткеч 2011 елдан бирле 3,5 тапкыр арткан”, - диделәр министрлыкта.