Медведев интернетта мәгълүмат таратуны оештыручыларның эшчәнлеген контрольда тоту турында закон имзалаган

Контроль күчмә һәм документ тикшерүләре буенча үткәреләчәк

 (Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев “Интернетта мәгълүмат таратуны оештыручыларның эшчәнлеген контрольда тоту кагыйдәләрен раслау турында” гы карарны имзалады. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында белдерелә.

Әлеге кагыйдәләр буенча Интернетта тавыш, язма текст, сурәт рәвешендәге мәгълүматны кабул итү, тапшыру яки эшкәртүне оештыручыларның мәгълүматны саклау белән бәйле эшчәнлеген тикшереп тору тәртибе язылган.

Тикшерү өчен прокуратура рөхсәте таләп ителми. Хокук саклау органнары мөрәҗәгате буенча, Роскомнадзор соцчелтәрдә, электрон почта, блог, мессенджерлар ярдәмендә шәхси хәбәрләшүне тикшерә ала. Контроль күчмә һәм документ тикшерүләре буенча үткәреләчәк.

Роскомнадзорның рәсми сайтында тикшерү нәтиҗәләре белән танышу мөмкин булачак.

Әлеге закон турында тулырак: www.tatar-inform.ru/news/2015/04/13/450236/