ВИЧлыларның сан күрсәткече буенча Әлмәт республикада икенче урында

Әлмәт җирлегендә авыручылар саны 1558 кеше теркәлгән булса, шуның 993е исәптә тора

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәттә СПИД-үзәгендә конференция булып узды. Анда сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Валентина Головина, СПИД-үзәкнең баш табибы урынбасары Дамир Солтанов, СПИД-үзәкнең оештыру-методик бүлеге мөдире Елена Фролова, эпидемиология бүлеге мөдире Илдар Вилданов һәм башкалар катнашты.
“Әлмәт таңнары” хәбәрләренә караганда, кызганычка, Әлмәт җирлегендә ВИЧ, СПИД еллар дәвамында үзенең актуальлеген югалтмый. Табиблар биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә кала, ВИЧлыларның сан күрсәткече буенча, республикада икенче урында тора. Әлмәт җирлегендә авыручылар саны 1558 кеше теркәлгән булса, шуның 993е исәптә тора.
Эпидемиологик халәткә анализ ясаганда шуңа игътибар итәргә була: 2000-2001 еллардан башлап 2006 елга кадәр бу төр авыруны күпчелек яшьләр һәм наркотиклар кулланудан йоктырган булса, 2006 елдан башлап ВИЧ-инфекция тәртипсез җенси мөнәсәбәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ә иң аянычлысы, хәзерге вакытта бу авыру белән күпчелек 30-40 яшьлекләр авырый. Шуңа күрә дә эш урыннарында, төгәлрәк әйткәндә предприятиеләрдә профилактик чараларны ешрак оештыру мәсьәләсе кабыргасы белән куела. Бу турыда Елена Фролова берничә мәртәбә искәртеп узды һәм мондый профилактик чараларның “Әлмәтнефть” идарәсе цехларында һәм бүлекчәләрендә, “Татинтек”, “ТатАСУ”, “ТатАИСнефть” җәмгыятьләрендә уңышлы гына тормышка ашырылуын җиткерде.