Уен автоматларын юкка чыгарып кына, комарлы уен бизнесы белән көрәштә реаль нәтиҗәләргә ирешеп булмый

ТР Прокуроры К.Әмиров белдерүенчә, бу эштә гаепле затларны җинаять җаваплылыгына тарту зарур

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Прокуратура һәм эчке эшләр органнарының көче белән, узган ел Татарстанда 637 законсыз комарлы уен урыны ябылган, алардан 10823 берәмлек җиһаз тартып алынып, 623 зат административ җаваплылыкка тартылган. Судларга исә бу чорда 347 иск юлланып, шуның 306 сы канәгатьләндерелгән. Әлеге мәгълүматлар бүген республикада законсыз уен бизнесына чик кую мәсьәләсенә багышлап ТР Прокуратурасында узган оператив киңәшмәдә яңгырады. Киңәшмәдә контроль, эчке эшләр органнары һәм Казан шәһәре Прокуратурасы җитәкчеләре катнашты.
ТР Прокуратурасының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында прокуратура органнары республика территориясендә, шул исәптән Казан шәһәрендә, уен салоннарының эшчәнлегенә тулы киртә кую буенча йөкләмә алган иде. Бүгенге киңәшмәдә аның үтәлеше каралды.
“Күп салоннар ябылуга карамастан, тиз арада чишелеш сораган һәм эшне көчәйтүне таләп иткән проблемалар кала. Бүгенге киңәшмәнең бурычы - бу көрәштә иң йомшак буынны ачыклап, проблемаларга чишелеш эзләү”, -дип белдерде ТР Прокуроры Кафил Әмиров.
Бүгенге утырышта ТР Прокуратурасының Дәүләт һәм муниципаль контроль турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Марат Шараев белдергәнчә, законсыз уен бизнесы белән көрәштә прокуратура органнары, Федераль иминлек хезмәте, милиция тарафыннан зур эш алып барылган. 2011 ел башына Казанда 263 уен салоны, Чаллыда – 80 салон эшләсә, ТР буенча ЭЭМ китергән рәсми мәгълүматларга караганда, Казанда эшләүче комарлы уеннар урыны 23 кә калган, Чаллыда бөтенләй беткән. Ләкин прокуратура һәм эчке эшләр органнары рәсми саннарның хакыйкатьне ачмавын таный. Моны “кайнар линия” буенча халыктан алынган мөрәҗәгатьләр дә раслый.
Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров башкалада законсыз комарлы уен бизнесы белән көрәштә ике төп юл сайлануын ассызыклады. Аның беренчесе - һәртөрле юллар белән башкаладагы уен салоннарын ябып, аларның эшчәнлеген туктату. Рөстәм Кадыйров белдерүенчә, беренче этап бүген тәмамланган. Казанда ачыктан-ачык эшләүче салоннар ябылган. Агымдагы елның беренче кварталында гына да уен салоннарыннан 5 меңгә якын уен җиһазлары тартып алынган. Аның каравы, яшерен эшчәнлек алып баручы салоннарның төгәл санын берәү дә белми. Хәзер комарлы уеннарга каршы көрәшнең икенче этабы нәкъ менә яшерен эшләүче салоннарны ачыклау белән бәйле, ди идарә җитәкчесе. “Рәсми мәгълүматларга караганда, Казанда яшерен төстә эшләүче салоннар саны 18-25 ләп. Ләкин хакыйкатьтә алар күбрәк. Көн саен төзәтмәләр кертеп торсаң да, ябык режимда комарлы уеннар өлкәсендә законсыз эшчәнлек алып баручылар саны хакында төгәл әйтеп булмый. Совет, Идел буе, Яңа Савин районнары территориясендә чама белән 25 тән 40 ка кадәр салон эшли. Яшерен салоннар белән көрәшү өчен, Казан буенча Эчке эшләр идарәсендә дә “кайнар линия”, ышаныч телефоннары эшли. Гражданнар шалтыратып көрәштә ярдәм итә”, - ди Рөстәм Кадыйров.
Хәзер яшәп калган уен салоннарының барысы да диярлек тагын да саграк эш итә башлаган. Аларның күбесе бары төнге вакытта гына эшли, махсус телефон номеры буенча алдан язылып куелган даими клиентлары белән генә эш йөртә.“Салоннар ябык режимда эшләгәнгә безгә код сүзләре, салоннарга үтү өчен элемтә телефоннарын белү кирәк. Шәһәр халкы ярдәменнән башка без үзебез генә моны эшли алмыйбыз”, -дип искәртте Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе.
Уен салоннарыннан алынган җиһазларны саклау һәм юк итүнең үз проблемалары бар. Рөстәм Кадыйров белдерүенчә, гамәлдәге законнар уен салоннарыннан алынган җиһазларны массакүләм төстә юкка чыгарырга мөмкинлек бирми. Беренче проблеманың чишелмәве, икенчесен китереп чыгара. Салоннардан тартып алынган җиһазларны складларга урнаштыру һәм саклау мәсьәләсе кабыргасы белән баса. Складлар тулы, тагын җиһазлар урнаштыру өчен мөмкинлек юк. Аларны яңадан легаль булмаган әйләнешкә кертмәс өчен нәрсә эшләргә, дип баш вата хокук сагында торучылар.
ТР Прокуроры Кафил Әмиров комарлы уен бизнесы белән көрәштә иң көчсез буын дип җинаять-хокукый блокны атады. “Әгәр без бу эштә гаепле затларны җинаять җаваплылыгына тармыйбыз икән, уен автоматларын тартып алып, юкка чыгару белән генә комарлы бизнес белән көрәштә реаль нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз. Салоннарны ябу белән генә чикләнмичә, гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тарту зарур. Оператив хезмәтләрнең эше тагын да максатчанрак булырга тиеш”, - дип белдерде ул. Бу юнәлештә конкрет тәкъдимнәр киңәшмәнең “ябык ишекләр” артында узган икенче өлешендә каралды.