Бүген Казанда гинекологиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция узачак

Чараны Казан дәүләт медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы оештыра

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казан медицина көллиятенең актлар залында гинекологиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция узачак. Конференцияне Казан дәүләт медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы оештыра.
Чарада, аерым алганда, климакс чорында хатын-кызларга гармональ булмаган ысуллар белән ярдәм итү, беренчел менструаль функциянең бозылуына диагностика уздыру һәм дәвалау, артериаль кан басымын коррекцияләү проблемаларына игътибар биреләчәк.