ТР Дәүләт Советында берничә юнәлештә эшләүче махсус комиссияләр оешты

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча даими комитеты депутатлары парламент кысаларында берничә комиссия оештыру турында карар кабул итте
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”. Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча даими комитеты депутатлары парламент кысаларында берничә комиссия оештыру турында карар кабул итте.

Комитет рәисе Светлана Захарова хәбәр иткәнчә, парламентта узган чакырылышта төзелгән сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм федераль проектны тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссия эшчәнлеген дәвам итәчәк. Аны депутат Светлана Захарова җитәкләячәк.

ТР Дәүләт Советында шулай ук яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт тормыш рәвешен алып баруны формалаштыру һәм Казанда 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүгә булышлык итү буенча комиссия оешты. Депутат Евгений Ефимов җитәкләгән комиссия Универсиаданы уздыруны законнар белән тәэмин итү, Татарстанда яшьләрнең хокуклары һәм законлы ихтыяҗлары өлкәсендәге законнарга анализ ясау һәм нәтиҗәлелеген бәяләү максатыннан төзелде. Ул шулай ук яшьләр сәясәте, спорт һәм физик культура өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча эш алып баруны күз алдында тота.

Парламентта бу чакырылышта Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә әзерләнүгә булышлык итү буенча махсус комиссия дә оештырылды. Депутат Наил Хөснетдинов җитәкләгән комиссиягә кергән депутатлар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына кагылышлы ТР һәм РФ законнарын, башка норматив һәм хокукый актларны өйрәнү, анализлауны максат итеп куя.