ТКДҮ хезмәткәрләре үзәкнең 2020 елга кадәр үсеш стратегиясе буенча фикер алышты

Стратегик сессиядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм ТКДҮ хезмәткәрләре катнашты
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең 2020 елга кадәр үсеш перспективаларына багышланган стратегик сессиясе узды. Сессиядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин сессияне ачканда хәзерге вакытта сәламәтлек саклау системасы зур үзгәрешләр кичерүен билгеләп үтте.
“Дөньяда, илдә көн саен яңа технологияләр, дәвалау стандартлары, инновация алымнары барлыкка килә. Заманча һәм нәтиҗәле сәламәтлек системасын булдыру өчен куелган максатларны, стратегияне ачык итеп 20 елга алга күрергә кирәк. Әгәр дөньяви вәзгыятькә һәм Мәскәү белән төбәкләрдәге медицина үзәкләрендә эшләүче хезмәттәшләр эшенә анализ ясамыйча бу максатларга ирешеп булмый”, - дип билгеләп үтте ул.
Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин үсеш стратегиясен бергәләп эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Сессиядә катнашучыларга кардиология һәм кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә дөньякүләм үсеш перспективаларына кыскача күзәтү тәкъдим ителде.
Сессиядә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов һәм ТР сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Ростислав Туишев катнашты.