Ренат Тимерҗанов: “Элеккечә җинаятьләрнең күпчелеге - якынча 60 проценты милек белән бәйле

Ул Эчке эшләр министрлыгының ТР Дәүләт Советы депутатлары белән алга таба хезмәттәшлек итүгә ышанычын белдерде
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”. Римма Гатина). Бүген яңа сайланган дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча даими комитеты беренче утырышын уздырды.
РФнең Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Ренат Тимерҗанов депутатларны республикада хокук саклауның торышы белән таныштырды.

Ренат Тимерҗанов инде еллар дәвамында Татарстан Республикасының тыныч, имин һәм тотрыклы төбәкләрнең берсе булуын, монда Татарстан милициясенең генә түгел, хокук саклаучы барлык ведомстволарның да өлеше зур икәнлеген билгеләп үтте. “Үз вакытында Хокук бозуларга каршы профилактика буенча комплекслы программа, “Юл хәрәкәте иминлеген арттыру” дип аталган максатчан программа, наркотиклар куллануга каршы профилактика үткәрү буенча комплекслы программа, “Татарстан балалары” программасын кабул итүнең мөһимлеген бәяләп бетерү мөмкин түгел”, - диде ул.

Агымдагы елның беренче квартал йомгаклары буенча, Татарстанда эчке эшләр органнары тарафыннан 18 меңләп җинаять теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3500гә кимрәк булган. Гомумән алганда, быел үтерүләр, көчләүләр, талау максаты белән һөҗүм итүгә, урлауга бәйле җинаятьләр азайган. “Элеккечә җинаятьләрнең күпчелеге - якынча 60 проценты милек белән бәйле. 1 апрельгә мондый җинаятьләрнең саны 11 меңгә җыелды”, - диде Р.Тимерҗанов.

Ренат Тимерҗанов хәбәр иткәнчә, икътисад өлкәсендәге 3500 җинаять арасында кредит-банк өлкәсендәге закон бозулар, ышанып тапшырылган милекне үзләштерү, ялган акча ясау, салым өлкәсендә һәм эш урыныннан файдаланып эшләнгәннәре күпчелекне тәшкил иткән.

Министр вазыйфаларын башкаручы үз чыгышында Эчке эшләр министрлыгының республикада хокук тәртибен урнаштыруда, шул исәптән хәзер гамәлдә булган норматив базаны камилләштерүдә актив катнашуын билгеләп үтте, бу мәсьәләдә ТР Дәүләт Советы депутатлары белән алга таба хезмәттәшлек итүгә ышанычын белдерде.

Ринат Тимерҗанов Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан парламентка “Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын саклау турында” һәм “Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”, “Наркомания һәм токсикоманиягә каршы профилактика турында” закон проектлары җибәрелүен хәбәр итте.

Р. Тимерҗанов сүзләренчә, ТР Эчке эшләр министрлыгы балигъ булмаганнарны яклау, төрмәдән чыгарылган затларны социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү, төсле металл кылдыкларын җыюны тәртипкә салу һәм башка мәсьәләләр буенча законнарны камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итәргә тәкъдим итә.