Оешмаларда “ТР Дәүләт телләре турындагы” закон үтәләме?

Әлеге юнәлештә оешмалар арасында үткәрелгән рейтинг һәм антирейтингның нәтиҗәләре тиздән республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенда киләсе бишьеллык “Татар теле һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләре елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары, эре сәүдә үзәкләре дә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнашырга җәлеп ителде”, - дип билгеләп үтте бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова.
Әлеге акция кысаларында ике дәүләт телендә хезмәт күрсәткән оешмалар арасында рейтинг һәм антирейтинг ясала. Ягъни оешмаларда “ТР Дәүләт телләре турындагы” законның үтәлү-үтәлмәве татар журналистларыннан торган инициатив төркем тарафыннан тикшерелә. “Бу акция ел буе дәвам итәчәк. Ә якынча нәтиҗәләр 26 апрельдә игълан ителә һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак”, - ди Р.Бикмөхәммәтова.
Мәгълүм булганча, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе “Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән берлектә оештырыла. Аның төп максаты — татар теленең куллану сферасын киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту.
Бүгенге матбугат очрашуында билгеләп үтелгәнчә, быел да “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында төрле конкурслар оештырыла һәм аңа 26 апрельдә, халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукай туган көндә нәтиҗә ясала. Бу көнне башкаланың Бауман урамында республиканың шәһәр-районнарыннан килгән яшьләр катнашында зур чара уздыру ниятләнә. Анда русча-татарча сүзлекләр, акция логотибы төшерелгән значоклар, футболкалар таратылачак.
Тагын шунысы: акция барышы турында мәгълүмат бирү йөзеннән башкалада 2 видеотабло да урнаштырылган.