“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе төбәкләрне дә колачлый

Әлеге акцияне апрель ае белән генә чикләп калмаска, ә аны даими итеп, берничә этапта уздырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты оештыручылар

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Апрель башыннан башкалада “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе башланып китте. Әйтергә кирәк, 4 ел эчендә ул балалар бакчалары, белем бирү учаклары белән генә чикләнеп калмады, ә эре сәүдә үзәкләренә, хастаханәләргә, күпсанлы оешма-предприятиеләргә дә үтеп керде. “Быел да акция кысаларында күптөрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе — “Татар теле — дөнья теле” дигән яңа хәрәкәт. Ул “Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросының Россиядә татар теленең икенче дәүләт теле дәрәҗәсенә ия булуын яклап, имза эшен җәелдерүе. Чара глобальләшү шартларында татар телен саклап калу, РФ төбәкләрендә татар телен кысрыклау очракларына игътибарны юнәлтү, яшьләрне тел аша рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә тарту”, - дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе Руслан Айсин, бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында. Аның белдерүенчә, татар теле өчен тавыш бирү Интернетта да булачак.
ТР Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтергә булыша, милли мәгарифкә уңай йогынты ясый, ди һәм аның мәктәп кысаларында гына чикләнеп калырга тиеш түгеллегенә басым ясады.
“Шунысы куанычлы: төбәкләрдә дә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе киңәя бара. 2006 елда анда республика күләмендә 40 мәктәп катнашкан булса, 2007 елда Ставрополь, Самара өлкәләре, Удмуртия республикасындагы милләттәшләребез дә кушылды. Узган ел исә Төмәндә, Әстерханда, Омскида да әлеге акция оештырылды”, - ди Р.Зиннәтуллин. Үз чиратында, ул “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен апрель ае белән генә чикләп калмаска, ә аны даими итеп, берничә этапта уздырырга кирәкле турындагы тәкъдим белән дә чыкты.