Октябрьский шәһәренең татар гимназиясенә Шакирҗан Гатиатуллинның портреты тапшырылды

1944 елны аңа хәрби биремнәрне яхшы үтәгәне һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары бирелә.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Октябрьский шәһәренең 11нче татар гимназиясенә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллинның портреты тапшырылды. Бу бүләкне герой исемен йөрткән мәктәпкә шәһәр ветераннар советы тапшырды.

Геройның яңа портретын тапшыруга багышланган тантаналы чара мәктәпнең тарихи туган якны өйрәнү музеенда узды. Анда ветераннар советы вәкилләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы башланган чорда Октябрьский шәһәре булмаган. Соцшәһәр дип аталган бистәдән, тирә-як авыллардан якташлар сугышка киткән. 1941 елны Мулла авылы егете Шакирҗан Гатиатуллин да фронтка алына. Өлкән сержант Гатиатуллин 1943 елны 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында Днепр елгасын кичүдә катнаша.

1944 елны аңа хәрби биремнәрне яхшы үтәгәне һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары бирелә.

Сугыштан соң Шакирҗан Гатиатуллин «Туймазыбурнефть» предприятиесендә эшли. Ул 1972 елда вафат була.

«Ул бик тыйнак кеше иде, бөтен көчен туган илне яклауга, сугыштан соң халык хуҗалыгын тергезүгә бирде», — дип Ш. Гатиатуллинның каһарманлыгына, тормыш сәхифәләренә багышланган хатирәләр белән бүлеште шәһәр ветераннар советы рәисе Юрий Корольков.