Бөтендөнья татар конгрессы Нәҗибә Ихсанова вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Хушлашу мәрәсиме, иртәгә, 15 мартта 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле, кайгы уртаклаша.

«Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, хушлашу мәрәсиме, иртәгә, 15 мартта 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.