ТР Президенты Аппараты Ирек Миңнәхмәтовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

«Татспиртпром»ның элеккеге җитәкчесе белән хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗани мәчетендә узачак.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты«Татспиртпром»ның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтовның вакытсыз вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗани мәчетендә узачагы хакында хәбәр иткән иде инде.