«Татспиртпром» Ирек Миңнәхмәтовның кинәт вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Предприятиенең элеккеге генераль директоры 40нчы яшендә вафат булды.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте коллективы һәм җитәкчелеге компанияне биш ел – 2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр җитәкләгән Ирек Миңнәхмәтовның кинәт вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайгынамәдә билгеләп үтелгәнчә, «Татспиртпром»га җитәкчелек иткән дәвердә Ирек Миңнәхмәтов компаниянең федераль дәрәҗәгә чыгуына иреште. «Татспиртпром» Россиянең алкоголь продукциясе җитештерүчеләре арасында даими рәвештә алдынгы урыннарны яулады.

Миңнеханов җитәкчелегендә предприятие «Арыш мае» ваклап сату кибетләре челтәрен үстерде һәм бер ел эчендә Чистайда «Белый кремль» сыра кайнату заводын сафка бастырды, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә, шул исәптән чит илләрдә аракы сату күләмен 20 тапкыр арттырды.

Компания хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, коллегалары Ирек Миңнәхмәтовны «экспериментлар ясарга курыкмый һәм хезмәткәрләр алдына зур бурычлар куя белә торган максатчан һәм креатив җитәкче буларак» бәяли.

Некролог ахырында «Татспиртпром» АҖ коллективы һәм компаниянең генераль директоры Руслан Максудов шәхсән үзе Ирек Миңнәхмәтовның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашкан.

«Татар-информ» агентлыгы Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтовның 40нчы яшендә кинәт вафат булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Башлангыч мәгълүматларга караганда,эшкуарның тромб ычкыну нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган.