«Татмедиа» коллективы Ирек Миңнәхмәтовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

Агентлыкның элеккеге җитәкчесе кичә тромб ычкыну нәтиҗәсендә вафат булды.

(Казан, 14 март,«Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллективы агентлыкның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Миңнәхмәтов «Татмедиа» акционерлык җәмгыятен 2012 елның августында җитәкләде, шул ук елның октябрендә исә республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы вазифасын биләде. 2015 елның гыйнварында ул әлеге вазифадан китеп, «Татспиртпром» компаниясе генераль директоры кәнәфиенә утырды. Компания генераль директоры булып2020 елның гыйнварына кадәр эшләде һәм үз бизнесын үстерү өчен әлеге вазифадан китте.

Эшкуарның кичә, 13 мартта, тромб ычкыну нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктады.

Кайгы уртаклашуларга «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе коллективы да кушыла. «Ирек Җәүдәт улының туганнары һәм якыннары, аны белгән һәм аның белән эшләргә насыйп булган барлык кешенең ихлас күңелдән кайгысын уртаклашабыз», - дип белдерделәр нәшриятта.