Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗани мәчетендә узачак

ТР Хөкүмәтендә җомга көнне 40нчы яшендә кинәт вафат булган «Татспиртпром»ның элеккеге җитәкчесен бер минут тынлык белән искә алдылар.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). «Татспиртпром»ның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме якшәмбе көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Хөкүмәтендәге чыганак хәбәр итте.

«Хушлашу чарасы 10.00-12.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчетендә үтәчәк», - дип искәртте чыганак.

Ирек Миңнәхмәтов Казанда 40нчы яшендә кинәт вафат булды. Агентлыкка билгеле булганча, «Татспиртпром»ның элеккеге җитәкчесенең тренажер залында шөгыльләнгән вакытта кинәт хәле начарайган. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр, әмма табиблар ярдәм итә алмаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, эшкуарның тромб ычкыну нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион шимбә киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлады.

  • Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов компанияне 2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр җитәкләде. Шушы вакыт эчендә «Татспиртпром» Россиянең алкоголь продукциясе җитештерүчеләре арасында даими рәвештә алдынгы урыннарны яулады.