Европа Берлеге белән авиаэлемтәне чикләү Бөекбританиягә кагылмаячак

Берләшкән Корольлек быелның 31 гыйнварыннан Европа берлегеннән чыкты.

(Казан, 14 март,«Татар-информ»). Европа илләре белән авиаэлемтәне чикләү (ул Россия тарафыннан кертелгән иде) Бөекбританиягә кагылмаячак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы коронавирус таралуын кисәтү буенча федераль оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Чикләүләр Бөекбританиягә кагылмый», – дип искәрттеләр оператив штабта.

«Татар-информ» агентлыгы Россиянең 16 марттан Европа Берлегенең барлык илләре, шулай ук Норвегия һәм Швейцария белән даими авиаэлемтәне вакытлыча чикләячәге хакында хәбәр иткән иде инде. Бары тик Мәскәү һәм Европа илләре башкалалары арасындагы даими рейслар, шулай ук кайбер чартер рейслары гына саклана.

Бөекбритания быелның 31 гыйнварыннан Европа берлегеннән чыкты. Европа илләре гражданнарының Корольлеккә керүен чикләү дә аңа әлегә кагылмый. Әлеге чикләү, дөньяда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, АКШ Президенты Дональд Трамп тарафыннан кертелгән иде.