Азнакай җитәкчеләре «Маяк» газетасында эшләгән тыл ветеранына медаль тапшырды

Энҗе Вәлиевага «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырдылар.

(Азнакай, 14 март, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Тыл ветераны, озак еллар «Маяк» газетасында тәрҗемәче булып эшләгән Энҗе Вәлиевага «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Медальне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев барлык ветераннар катнашында, район җитәкчелеге исеменнән тантаналы төстә тапшырды.

Үзе дә газета белән тыгыз элемтәдә торган, шактый еллардан аның актив хәбәрчесе булган районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та Энҗе Әхмәдулла кызының авыр сугыш елларында Җиңү өчен куйган тырышлыгын олы бәяләде. Ул ветераныбыз иңнәренә ап-ак шәл япты. Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов иң олы, иң хөрмәтле ветераныбызга изге теләкләрен ирештереп, бүләк тапшырды.

Бәйрәм чәй өстәле артында ихлас әңгәмә белән дәвам итте. Шул уңайдан өлкәннәребез эшләгән дәверләрдәге истәлекләрен яңарттылар, газета эшчәнлегендә тәкъдим-фикерләре белән уртаклаштылар.